Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл спорт уеннарында сабалылар сынатмады

Республика данын Саба, Яшел Үзән, Кукмара, Спасс районнарыннан 17 спортчы яклады.

 

Вологда өлкәсенең Череповец шәһәрендә Россиянең  49 төбәгеннән 700  кеше катнашында үткәрелгән XI кышкы авыл спорт уеннары төгәлләнде. Республика данын Саба, Яшел Үзән, Кукмара, Спасс районнарыннан 17 спортчы  яклады. Татарстанлылар авыл  халкы 700  меңнән артмаган территорияләре буенча 1нче,  субъектлар арасында 10нчы  урынны  яулады. Сабадан Шакирҗановлар гаиләдә 2012-2013  елларда туган  малайлары булган командалар турнирында  2нче  урынны  алды. Әнвәр  Шакирҗанов  чаңгыда узышта көмеш  призер  булды.  Сыер савучылар ярышында Улугбек Вайисов,  Фиргать Шәйхуллин яхшы нәтиҗә   күрсәттеләр.  Улугбек Вайисов  чаңгыда – 1нче, гер    күтәрүдә 2нче  урынны   алды. Механизаторлар бәйгесендә  чыгыш  ясаган  Ришат һәм Альберт  Мөбарәковлар беренче  унлыкка  керделәр. Татарстан  командасының җиңүенә Раниф  Хафизов, Данил Ганиев, Сабина Хәбирова чаңгы  спортында зур  өлешкерттеләр. Уеннар 7 спорт төре буенча узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев