Авыл хуҗалыгында 2025 елга бурычлар билгеләнде
Бүген “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында 2024 елга йомгак ясау, 2025 елга бурычлар билгеләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды
Бүген “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында 2024 елга йомгак ясау, 2025 елга бурычлар билгеләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Эшлекле сөйләшүдә район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар катнашты. Терлекчелектә 2024 ел нәтиҗәләре белән идарәнең җитештерү бүлеге консультанты Илшат Нурмиев таныштырды.Узган ел район буенча һәр сыердан 9287 килограмм сөт савып алынган. Бу 2023 ел күрсәткеченнән 507 килограммга күбрәк.
Катнашучылар “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы чәчүлек орлык складында да булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев