Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Бала катнашында тагын бер юл-транспорт вакыйгасы

Полиция бүлегенең дежур частена республика балалар клиник хастаханәсе хезмәткәреннән сул аяк табаны сөяге сынган 11 яшьлек кыз китерелүе турында мәгълүмат керә

 

 Саба районы территориясендә  балигъ булмаган бала  катнашында юл-транспорт вакыйгасы  теркәлде. Апрель урталарында полиция бүлегенең дежур частена  республика балалар клиник хастаханәсе  хезмәткәреннән сул аяк табаны  сөяге  сынган 11 яшьлек  кыз  китерелүе турында мәгълүмат керә.

  Хәбәрне тикшерү барышында ачыкланганча,  “LADA 211440-26” автомобилен  йөртүче Сабаның Мәктәп урамыннан Киров урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, көйләнелми торган җәяүлеләр кичүе аша чыгып баручы җәяүле  кызга юл бирмәгән һәм аңа  бәрелгән. Гаепленең машина йөртү стажы 2 ай булган, юл хәрәкәте  кагыйдәләрен бозган өчен 1 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, штраф түләнгән. ДАИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт чаралары белән  идарә итүчеләргә  торак пунктлардагы  урамнардан барганда, җәяүлеләр кичүе аша  узганда  аеруча игътибарлы булырга  чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев