Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасындагы яңа паркта төзелеш эшләре дәвам итә

Эштән арып кайткач, бистә халкына ял итәргә, саф һава суларга, аралашырга һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп бездә. Шундый урыннар рәтенә тагын берсе өстәлергә тора. Ул - З.Йосыпов урамындагы парк. Элеккегечә “Әфганнар паркы” дип атап йөртәбез без аны. Биредә “Акварэй” фирмасы тарафыннан зур күләмле төзелеш эшләре алып барыла.

Баганадагы яктырткычлар формасыннан алып, утырып ял итә торган урындыкларга кадәр үзенчәлекле биредә. Балалар өчен уен мәйданчыгы, олылар өчен спорт мәйданчыгы булдырылган. Киләчәктә әлеге паркның халыкның иң яратып килә торган урынына әйләнәсенә шик юк. 

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев