Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БӘБИ ТУЕН ТАҢСЫЛУ БАШЛАДЫ

Районыбызда Яңа елның беренче сабыен хаста­ханәдән хөрмәтләп, тантаналы шартларда чыгару күркәм традиция булып яши. Бәби туу һәр ата-анага сүз белән аңлатып бетерә алмаган сөенеч алып килә.

Байлар Сабасында яшәү­че  Алсу һәм  Илнар Сәли­мовлар  гаиләсе дә 2 гыйнвар көнне бәхетле ми­нутларны кичерде, алар­ның  өченче балалары дөньяга  аваз  салды. Авырлыгы 3 кило 400 граммлы һәм буе 50 сантиметрлы Таңсылу 2020 елның район үзәк хастаханәсендә туган тәүге сабые булды. Кичә тудыру бүлегендә  беренче булып туган бәбине зурлап өенә озатуны оештырдылар. Тәүгеләрдән булып  бүлек мөдире Флера Биктова изге теләкләрен юллады. Таза-исән булып, газиз кешеләрен уңышлары белән сөендерүен теләде. “Бәбине  төнге сәгать 1дә алып  кайттык. Алсу өченче тапкыр бездә әни булды. Ул бәбине тыныч кына, җиңел кичереп таба торган хатыныбыз”,– дип шатлыгын уртаклашты  Яңа  елның күп төннәрен эшендә каршылаган табибә. Гаиләнең бәхетле мизгелләрен уртаклашырга килгән Саба  муниципаль районы башкарма  комитет аппараты  җитәкчесе  Марат Кәримов Сәлимовларга Татарстан Президентының котлау хатын, район башлыгы Рәис Миңнеханов  исеменнән бүләк тапшырды.  “Балагыз игелекле, районыбызның лаеклы гражданины, абый­ларына иң  якын туган, чибәр кыз, бәхетле һәм тәуфыйклы сабый булып, тигез канат астында үссен”,– диде. “Сәлимовларны котлаудан без дә  читтә  калмыйбыз. Шушы матур көн истәлеге итеп сәламәтлек  саклау министрлыгы исеменнән “ТАССРга 100 ел” билгесен, Таңсылуга  бераз үскәч урамга  чыкканда кияргә җылы  кием тапшырабыз.  Һәм, әлбәттә, алга таба тагын   көтеп  калабыз. Безгә дә эш бетмәсен”,– диде хастаханәнең баш табибы Марат Йосыпов. Ә сабыйның башланып китәчәк тормышындагы иң беренче документын – туу турындагы таныклыкны бәхетле анага  ЗАГС бүлеге  мөдире Алсу Шәйхетдинова тапшырды...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X