Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бер айда - 13 беркетмә

Августта районыбыз юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләр саны алдагы айлар белән чагыштырганда артты. Юлда йөрү кагыйдәләрен шушы рәвешле аеруча тупас бозганнары өчен барысы 13 йөртүчегә беркетмә төзелде. Исерекләрнең байтагын полициянең участок вәкаләтлеләре дә тоткарлады.

Әйтик, 20 августта Казан-Шәмәрдән юлында иртә баштан “Җиделе” машинасында барган Пүкәл авылы кешесенең 1,5 ел җәяү йөргәннән соң, “права”сын кабат алганына әле бер ел да узмаган була. Нәтиҗәдә аңа карата җинаять эше кузгатылды. Алкоголь тәэсирендә байтак йөртүчеләр авария ясый. Моңа мисал итеп аек булмаган хәлдәге Саба кешесе М.ның Объездная урамында “Җигули” белән дамба астына төшеп китүен китерергә була. Читтән килүчеләр исә үзләрен Сабада кунак дип хис итәләр, ахры. Шунлык белән Казан кешесе С., Чаллыдан Ф. бераз салып машина йөртсәң дә гаеп булмас, тотмаслар әле дип уйлаганнар. Моны үзләре дә яшерми. Әйтик, Яр Чаллыдан килгән Ф. беркетмәгә бер литр сыра эчүен язып куйган. Кунак булып та, тыйнак булмаганнарга хәзер 1,5 ел машина руле артына утырудан тыелып торырга туры киләчәк. Хәер үзебезнекеләр дә кимен куймый икән. Әйтик, 6 июльдә Кукмарада алкоголь билгеләре булган 33 яшьлек Саба районы кешесе тоткарлана. Документларын тикшерә башлагач, аның элек тә эчкән өчен җаваплылыкка тартылганлыгы билгеле була. Август аендагы Кукмара районы судында аңа 160 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тарту җәзасы билгеләнгән. Нык борчылу тудырган хәл: яшьләрнең исерек хәлдә руль артына утырулары. Әйтик, 16, 19 август көннәрендә район юлларында спиртлы эчемлек куллануы билгеләре булган 1993 елгы Юлбат һәм Мичәнбаш авылы кешеләре тоткарлана. Бу очракта чир китсә дә, гадәт китмәгәнлеген онытмаска иде. Моны 50дән соң да исерек хәлдә машина йөрткән Мичәнбаш, Тимершык, Өтернәс авылы кешеләре раслады.

Агымдагы елның 8 аенда районыбыз юлларында спиртлы эчемлек кулланган хәлдәге 62 машина йөртүче тоткарланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев