Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Бездән ИП ясамаслармы?”

Татарстанда Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән берлектә сынау рәвешендә 1 гыйнвардан үзмәшгульләргә, ягъни хезмәт килешүләре буенча яллы эшче җәлеп итмичә генә үз эшчәнлекләреннән керем алган физик затларга карата кертелгән салым түләттерү экспериментының беренче елы төгәлләнеп килә.

Әлеге пилот проекты чәчтарашка, няняга, техника белән хезмәт күрсәтүчегә, тортлар пешереп сатучыга, репетитор укытучыга,  бәйрәмнәрне фотога төшерүчегә, арендага торак бирүчегә һәм башкаларга керемнән ай  саен 4 процент салым түләүне йөк­ләде. Районда  аларның саны күпмедер – менә шулар арасыннан салым түләүче булып рәсми теркәлүчеләр 1 декабрьгә 522гә җиткән. Бу санны узган җомгада  район башлыгы Рәис Миңнеханов үзмәшгуль гражданнар белән авыл-шәһәр җирлекләре башлыклары катнашында үткәргән киңәшмәдә  районара  салым инспекциясе начальнигы Айрат Шәфыйков җиткерде. Шуларның 84е – 18 яше тулмаган кешеләр. Бу нигездә  җәйге  каникулда 14 яше тулгач вакытлыча хезмәткә  урнашып акча эшли башлаган яшүсмерләрнең дә үзмәшгуль булып теркәлүе турында сөйли. Ноябрь аенда 60 кеше   учетка баскан. Айрат Шәфыйков аңлатканча, һөнәри керемгә салым түләүнең уңай яклары бар: НДФЛ, НДС, иминият кертемнәре түлисе, декларация тапшырасы юк. Керемең булмаса, салымны түләмисең. Касса аппараты да аласы юк. Махсус режимга  күчәргә хезмәт  килешүе нигезендә башкарыла торган эшең дә комачау итми. Шуңа күрә 22 шәхси эшмәкәр учеттан төшеп, үзмәшгуль булып теркәлгән. Һөнәри керемгә салым түләүдән 1 декабрьгә бюджетка 499110 сум акча  кергән. Төп сумма (310 мең) 11 салым түләүчегә туры  килә.  Шул ук вакытта 63 үзмәшгульнең түләп бетерәсе 65,263 мең  сум әҗәте калган. “Вакытында түлә­мәгән өчен штраф  каралган. Экс­периментның беренче елында без аңа бармадык. Әмма 2020 елдан штраф санкцияләре  кулланылачак. Физик затларга салым җаваплылыгы 16 яшьтән билгеләнгән”,– диде Айрат Шәфыйков...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев