Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Безнекеләр – Лаешта

    Кичә Лаешта “Кыр көне-2020” күргәзмәсе ачылды. Биредә 9 мең квадрат метрда авыл хуҗалыгы техникасы урнаштырылган. Районыбыздагы “Сабагро” җәмгыяте югары Россия базарындагы  куәтле Valtra,  Fend,  Massey Ferguson тракторларының яңа  сериясен  тәкъдим итә. “Кыр  көне”нә кичә район хуҗалыкларыннан агрономнар, инженерлар, терлекчеләр – барысы 43 кеше  китте.

 

Традицион чара бүген  дәвам итә. Максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре арасында аграрийларның үзара багланышларын урнаштыру, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар үткәрү. «Кыр көне»ндә үз эшен башлар өчен грант откан фермерларга, кооператив җитәкчеләренә сертификатлар тапшырылды. Алар арасында безнең  районнан Альфред Дәүләтшин, Илнур Зыятдинов, Илдар Сафин, Альберт Сираҗетдинов,   Алия Гарипова, Разил Ярмиев, Рәдис Галиәхмәтов, Ленар Рәхимуллин, Айрат Хуҗин, Илгиз Насыйбуллин, Наил Нурмөхәммәтов, Раеф Ибраһимов, Ринат Әхмәтҗанов, Рәйсә Хурамшина, Зөлфәт Зарипов бар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X