Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүләк уйнатачакбыз

Июль ае җитүгә, газета укучыларыбыз «Бүләкләрне кайчан уйнатасыз?» дигән сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр.

Әйе, без һәр елны июль аенда Балалар иҗат үзәге бинасы каршында «Абүнәчеләр көне» уздырып, иганәчеләребезнең бүләкләрен уйната идек. Быел әлеге бәйрәмне үзенчәлеклерәк итеп, үзәк телеканаллар үрнәгендә «Русское лото» форматында үткәрергә булдык. Спонсорыбыз – Эзмә авылында ачылган цехында сыйфатлы кухня гарнитурлары, шкаф-купелар эшләүче, клиентлары үлчәме белән зәвыклы капка-коймалар, теплицалар ясаучы, көнкүреш товарлары белән сәүдә итүче “МАВЛЕТОВ А.Х” шәхси предприятиесенең кыйммәтле призларын 11 июль көнне редакция бинасында (абүнәчеләребездән башка) уйнатырга булдык. Квитанцияләр махсус барабанда әйләндерелеп, үз ияләрен табачак. Ә бүләкләр уйнатуның барышы белән сез «Саба дулкыннары» телевидениесе «Атна» информацион программасының 12 июль чыгарылышында таныша аласыз. Отыш ияләрен газетабызның 17 июль санында игълан итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев