Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөтенроссия проекты «Классные встречи»

Бөтенроссия «Классные встречи» проекты кысаларында Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицеенда сугышчы-интернационалистлар белән «Афганистан: наша память и боль» дип исемләнгән класстан тыш чара уздырылды.

Очрашу 8-11 сыйныф укучылары өчен әзерләнгән иде. Әлеге чарага Әфган сугышы  ветераннары: күп еллар Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр линия җитештерү идарәсен җитәкләгән Ришат Габделиксанович Нурисламов, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган  табиб – терапевт Гөлзифа Әгъли кызы Нурисламова,  Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе директоры Фәнис Таһирович Вәлиев, Алмаз Главнурович Сафиуллин, Мөнир Шарифзянович Хөсаенов, Рамиль Муллагалиевич Батыршин, Ильдар Раифович Дияров, Дамир Авелкарамович Хаертдинов, Халит Фаритович Шарипов, Ильшат Зиннурович Ахметшин, Фанис Фаритович Закиров чакырылган иде.

Алар үзләре турында сөйләделәр. Әфганстан сугышы турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Балалар сугышның нинди куркыныч булуын аңладылар. Курку белмәс мондый шәхесләр белән очрашу күңелләрдә тирән эз калдырды. 

Мәглүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев