Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Бүген Курсабаш авылында яшәүче Флүрә Нәгыймова 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Курсабаш авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге котлады.

      Нәгыймова Флүрә Фәрхетдин кызы 1935 елның 31 гыйнварында Эзмә авылында туган. Мәктәптә 7 классны тәмамлагач, Кукмара итек фабрикасында эшли башлый. 1956 елда Курсабаш авылы егете Зиннур Нәгыйм улына тормышка чыга. Курсабаш сөтчелек фермасында сыер савучы булып эшкә керә. Лаеклы ялга чыкканчы шул урында эшли. 5 балага гомер бирәләр, 2 кыз, 3 малай үстерәләр. Тормыш иптәше Зиннур абый белән 59 ел матур гомер итәләр. 2015 елда Зиннур абый бакыйлыкка күчә. Олы кызлары Мәрвә гаиләсе белән Шәмәрдән авылында, икенче кызлары Мәрхәбә Екатеринбург шәһәрендә яши, уллары Нургаян гаиләсе белән Курсабаш авылында төпләнә, Ильяс гаиләсе белән Байлар Сабасында, Мөдәрис гаиләсе белән Курсабаш авылында төп йортта яши. Флүрә апаның 10 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә Флүрә апа кече улы Мөдәрис гаиләсе тәрбиясендә Курсабаш авылында кадер- хөрмәттә гомер кичерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев