Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә беренче тапкыр бала табуны онлайн рәвештә теркәделәр

Байлар Сабасында яшәүче Алия һәм Илназ Фәттаховлар гаиләләрендә туган өченче сабыйларын теркәүдә «Бала туу» суперсервисы хезмәтен кулланганнар.

Яңа хезмәтнең асылы шунда  – баланың  әти-әнисе ЗАГСка килмичә генә  барлык мәгълүматларны раслап, сабыйга исем сайлап ЗАГСка электрон гариза юлларга тиеш. Фәттаховларның  Бөек Җиңү бәйрәме –   9 май көнне  туган уллары Риназ да  районыбызда беренче тапкыр  яңа хезмәт кысаларында онлайн рәвештә   теркәлде.  

Бүген, 15 май – Халыкара  гаилә көнендә район үзәк хастаханәсеннән тантаналы рәвештә нәни Риназ Фәттаховны өенә озаттылар. Аны ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Гөлнар Шәфыйкова һәм Дәүләт автоинспекциясенең  Саба районы бүлеге начальнигы, полиция майоры  Марат Гаязов, "Юл хәрәкәте иминлеге " дәүләт бюджет оешмасының Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягафарова, хастаханә җитәкчелеге тәбрикләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев