Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чана-чаңгы шуарга яратучыларны Иләбәр трассасы чакыра

Биредән кичке сәгатьләрдә дә кеше өзелми

  Иләбәр авылының  Сабантуй мәйданы биләмәсендә чаңгы, чана шуу өчен трасса ачылды. Тауның аска кадәр озынлыгы 200 метр. Трасса 21:00 сәгатькә кадәр төрле яклап яктыртыла. Машина белән килүчеләргә  автотранспорт чаралары өчен махсус кую урыннары җайлаштырылган. 

 "Тау шуарга килгәч куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл  үтәвегез сорала. Тауның өске ноктасыннан ук шуганда аеруча сак булыгыз, шуып төшкәндә алдыгызда кешеләр булмавына инангач кына  кузгалырга кирәклеген искәртәбез!" дип кисәтәләр оештыручылар.
  Чана-чаңгы юлларына рәхим итегез. Каникулның санаулы көннәрен кышкы саф һавада үткәреп, алдагы көннәргә яңа көч-дәрман тупларга ашыгыгыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев