Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чират – “Кырлар патшасы”на

“Тимершык”та ике комбайн 12шәр сәгать кукуруз ура.

Сабан культуралары чәчүдән алып, район хуҗалыкларында кыр эшләре белән газета укучыларны даими таныштырып барабыз. Бу тема аеруча өлкәннәрне, аграр тармак ветераннарын кызыксындыра. Елның коры килүе авыл тормышына битараф булмаганнарны борчымый кала алмый. Быел баш саны 31 меңнән арткан терлекне (дуңгызларны кертмичә) кышлату – җитди проблема. Шуңа да хуҗалыкларга барсаң: “Былтыргыдан күпмедер запас бар барын, корылык кабатланса, 2022 елда ничек булыр?”– дигән сүзләрне ишетәсең. Әлегә район буенча бер баш шартлы терлеккә 16,2 центнер азык берәмлеге тупланган килеш. Азык запасын барысы 4934 гектарда игелгән кукуруз тулыландырырга тиеш. Бу культураны урып-җыю хуҗалыкларда август аеннан ук башланды. “Тимершык” бригадасында кукуруз мәйданының 60 процентында эш төгәлләнгән инде. “Сузудан мәгънә юк. Үсемлек сабагында корый. Уңыш 120-150 центнер тирәсе чыга. Мишә буенда 25 гектарда игелгәне 300әр центнер бирде. Әле тагын 150 гектарда урасы бар. Һәр терлеккә 20-30ар центнер азык берәмлегенә исәп тотабыз”,– ди хуҗалык агрономы Дамир Мөхәммәтшин.

Дамир Мөхәммәтшин, Фәнил Рәхимуллин, Радик Мөбарәков, Руслан Фәсхиев

Кырларда ике ургыч эшли. Курсабаштан килгән Фәнил Рәхимуллинның “Ягуар” аша үткән массаны Данис Һадиев, Радик Мөбарәков, Рәфыйк Мифтахов, Руслан Фәсхиев Тимершык траншеясына ташый. “Уңыш күпкә азрак. Былтыр меңәр тонна төятсәм, быел яртысы гына. Элек силос үткәргечтән сулар тамып тора иде. Коры булганлык белән дә масса аз чыга. Чәкәне коела башласа, аны ургыч эләктерә дә алмый”,– ди “Ягуар”ын 10нче сезон эшләтүче механизатор. Сенажның сыйфаты траншеяда массаны тыгызлаучы механизаторлар Расим Низамов, Заһир Таһировның хезмәтенә дә бәйле.

Ә Рөстәм Газизҗанов “ДжонДир”да төягән кукурузны “КамАЗ” йөртүчеләр Риназ Зәкаров, Дамир Исмәгыйлов, Шәүкәт Зарипов, Рифнур Салихов, Рөстәм Газизуллин, Фирдус Гыймадиев “Иген” кооперативы азык цехына ташыйлар. Отряд тупланган команда булып, бердәм эшли. Комбайннар кырга иртәнге 6дан ук чыга, эш вакыты 12 сәгатькә тула. Рөстәм Газизҗанов 25 августта “Иген” кооперативына 57 “КамАЗ” яшел масса төяп озаткан. Ул хуҗалыкка моноазык булып кайтачак. “Тимершык” тагын бер тезмә культура – бәрәңге үстерүче ху­җалык буларак та билгеле. “Тимершык”та икенче икмәкне – 100, “Мичән” бригадасында 70 гектарда үстерделәр. “Рок­ко”сортлысы яшел әле, күпмедер үсеш тә би­рергә мөмкин. Техника әзер, эшкә озакка сузмый ке­ре­шергә була”, – ди Дамир Мө­хәммәтшин.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­лек идарәсеннән 25 августка алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, кукуруз уруга “Урта Саба”, “Шытсу”, “Курсабаш”, “Симет”, “Туган як”, “Сатыш”, “Нырты” ,”Игенче”, “Мөхәммәтшин”, “Явлаш­тау” хуҗалыкларында кереш­кәннәр. Район буенча 1705 гектардан 19770 тонна силос әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев