Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ДЕПУТАТ БҮЛӘГЕН АЛДЫЛАР

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Марат Ибраһим улы Галиев үзенең күркәм гадәтенә тугры калып, быел да районыбызның төрле җирлекләрендә яшәүче 38 кешегә 2022 елның беренче яртыеллыгына «Саба таңнары» газетасына язылу бүләк итте.

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан игълан ител­гән «Мөмкинлеге чикле булса да сәләте чиксез» бәйгесе шарты буенча җиңү яулаган 3 автор һәм 3 язма героена «Саба таңнары» газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгына абунә рәсмиләштереләчәк иде. Бәйгегә нәтиҗә ясалып, Явлаштау авылыннан Тәгъзимә Галиеваның армия хезмәтеннән соң язмышның авыр сынавына дучар булган авылдашы Мәүлет Минкәбиров хакында, Яңа Мичән авылында яшәүче Финә Сабирҗанованың сөй­ләшү, аякларына басып йөрүдән мәхрүм булган 13 яшьлек Камил Сәйфетдинов турындагы язмасы һәм Сабадан Ләй­­сән Гайсинаның Татар Икшермәсендә гомер кичерүче сугыш чоры баласы, тумыштан аяк­лары зәгыйфь булган Гөлҗихан Бакирова хакындагы язмалары белән җиңүчеләр булдылар. Шушы көн­нәр­дә аларга Та­тарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиевның бүләген – «Саба таң­нары»на 2022 елның беренче яртыеллыгына абунә квитанцияләрен илтеп тапшырдык.

«Яз­мышның авыр сынавына дучар булганнар үзләре турында үзләре яза алмый. Шуңа күрә инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлеге чикләнгәннәрнең гыйб­рәтле язмышлары хакында башкалар яза алу мөмкинлеге булдырдык. Битараф калмаганыгыз, безгә хат юллаганыгыз өчен бик зур рәхмәт, Депутатыбыз Марат Иб­раһим улы бу юлы да спонсорлык ярдәме күрсәтеп, җиңүчеләрне абунә белән сөендерә», – диде газетаның баш мөхәррире Рөс­тәм Исмәгыйлов квитанцияләрне иялә­ренә тапшырып.

 

Әлбәттә, мөмкинлеге чикләнгәннәргә аз гына булса да күтәренке рух, куаныч бирә алу үзебезнең күңелгә дә шатлык өстәде.

2012 елдан коляскада гына утырырга мәҗбүр бул­ган Мәүлет абый Мин­кәбиров та ихлас аралашудан бик шат калуын яшермәде.

«Моңарчы ел да «Саба таңнары»на языла идек, бу юлы бүләк булып киләсен күңел сизенгән, ахры, язылмый калган булганбыз. Тәгъзимә Галиева язмалы да, газеталы да итте», – ди ул.

 

«Газетада бәйге игълан ителүгә күңел үзеннән үзе Камил турында язарга теләде. Ул бик тә китаплар белән уйнарга ярата, шуннан үзенә шөгыль таба, бик кызыксынучан малай. Әти-әнисе – авылның бик хөрмәтле кешеләре булган Лилия һәм Фидаил Сәйфетдиновларның ныклы кайгыртуында, наз-яратуда тәрбияләнә. Без­нең тыйнак кына хез­мә­­тебезне шулай зур итеп кабул итеп, хөр­мәт­­ләвегез өчен сезгә һәм депутатыбыз Марат Галиевка бик зур рәхмәт», – ди Финә Са­бирҗанова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев