Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Десантчылар бәйрәм итте

Бүген – 2 августта һава десанты гаскәрләре көнен билгеләп үтелә.

Ул Сабада да шактый күзгә күренеп узды, 20гә якын десантчы урамда бәйрәм итте. Урамнарда десантчыларның байракларын тагып, сигнал биреп машиналар йөреп торды. Хәрби комиссариат бинасы янында алар белән журналистлар әңгәмә корды. Сөйләштерүләрдән күренгәнчә, десантчылар беренче тапкыр парашют белән сикергәндә берни дә абайламый калалар икән. Самолеттан аларны 800 метр биеклектән “ташлыйлар” һәм санаулы секундлар эчендә җиргә килеп төшкәнеңне белмисен дә диярлек. “Алга таба бераз куркыта башлый, аннары ияләнәсең. Катлаулы сикерүләр дә күп булды. Самолет түбән очкан саен куркынычрак. Әйтик, 400 метрдан сикергәндә парашют самолеттан аерылып китүгә ачыла, монысы сложный прыжок дип атала”,– ди 1992-1997 елларда данлыклы Псков дивизиясендә хезмәт иткәндә 82 тапкыр самолеттан сикергән Айрат Әлмөхәммәтов. Айрат Нәҗип улы десантчы елларын сагынып, моннан 10 ел элек Куркачига барып та, парашют белән сикергән әле. Яшьрәк буын десантчылардан Эзмә егете Әмир Җиһаншин 2013-2014 елларда Новосибирскида хезмәт иткән, 7 тапкыр парашюттан сикергән. “Зәңгәр берет”лыларны бәйрәмнәре белән комисариатның бүлек начальнигы урынбасары Айрат Садыйков, Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов котлады. Традицион чаралар Мәңгелек ут янына Ватан сугышында һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә чәчәк кую белән дәвам итте. Алга таба алар бер колонна булып, җилдә һава десанты гаскәрләре әләмен җилфердәтеп, Әфганчылар мемориалына юнәлделәр. Аларга 1954-1957 елларда Литваның Мариямполе шәһәрендә десант гаскәрләрендә хезмәт иткән, 30 тапкыр парашют белән сикергән 83 яшлек II разрдлы парашютчы Фәрих Маликов та кушылды. “Мондый чараларны кирәк саныйм, аралашып торырга язсын”,– ди Фәрих Шәйдулла улы. Десантчыларның бер-берсеннән тиз генә аерылырга теләмәүләре күренеп тора иде, чөнки зәңгәр беретларын һәм тельняшкаларын кабат киеп, елына бер генә мәртәбә шулай җыелалар бит...

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев