Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Дулкыннар – 2018” бәйгесенең район этабы (фото + видео)

Быел Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге оештырган республика «Дулкыннар» бәйгесе татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланды.

Максаты:  җырчының тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү. Бәйненең шартлары буенча мәктәп укучылары һәм  студентлар Әлфия Авзалова репертуарыннан булган җырларны башкарырга,  җырларының текстларын, аңа багышлап язылган әсәрләрне (катнашучы тарафыннан иҗат ителгән эшләр хуплана) сәнгатьле укырга, тормышын һәм иҗатын рәсемдә чагылдырырга тиешләр иде.   Кичә Балалар иҗат үзәгендә  “Дулкыннар – 2018” бәйгесенең район этабы булды. Район мәктәпләреннән 126 гариза алынып, катнашучылар үзләренең чыгышларын 4 номинациядә тәкъдим итте: вокал-соло (ансамбльләр), вокаль инструменталь ансамбльләр, нәфис сүз һәм рәсем сәнгате. Укучыларның чыгышларын таләпчән  жюри бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев