Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эзмэ авыл җирлегендә берьюлы ике монумент ачылды

Моннан 80 ел элек булган вакыйгалар халык хәтерендә кабат яңарды

Бүген Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү чаралары  кысаларында Эзмә  авыл  җирлегенә  кергән Олыяз һәм Иләбәр  авылларында  Ватан сугышы каһарманнарына багышланган монументлар  ачылды. Тантаналарда Саба  муниципаль районы  башкарма  комитеты җитәкчесе  урынбасары Илнур  Котдусов, авыл җирлеге  башлыгы  Альмир Шәйхетдинов, җирлектәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешма җитәкчеләре Алмаз Зарипов,  Райнур Әхмәтов, Расил Габдерахманов катнашты. Балалар   монументка “Үлемсез полк” булып, сугышта  катнашкан   бабайларының  һәм  туганнары портретларын тотып килделәр. Эзмә авылында яу кырында һәлак булганнар һәйкәле  янында да 9 май багышланган митинг  үтте. Бәйрәм  алдыннан фронтовик ирләренең тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре Зәкиябану  Фазлыева,  Шәмсенур Гайнуллин,  Маһирә (Манифа) Фатыйховага Президент  бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев