Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаиләнең дүртенче шатлыгы

Ноябрь – Әниләр аеның 20 көнендә районыбызда 12 бәби дөньяга килде. Иләбәр авылында яшәүче Гөлназ Мәүлетова исә бәйрәм якынлашканда күпбалалы әни булды. Шатлык өстенә шатлык өстәп бу гаиләдә дүртенче сабый туды.

Авырлыгы төгәл 3100  грамм булган   кызга  Мәдинә дип  исем  куштылар. Гомумән, бу гаиләдә бар балалар да үзебезчә,  мөселманча  исемнәр белән үсә. Олы  кызлары Әминәгә - 7 яшь,  1 сыйныфка укырга  керде, 6  яшьлек  Камилә белән 4 яшьлек Мөхәммәт бакчага    йөриләр. Мәдинәгә  хәзер ике атна булып  килә. “Мәдинәнең Әниләр  көне алдыннан дөньяга килүе – минем өчен икеләтә шатлык, – ди Гөлназ. 

Тормыш иптәшен хаста­ханәдән   каршы  алырга  бәхетле  әти Айдар өч баласы белән килгән  иде. Мәдинәне  алып  чыгуга Камилә, Әми­нә һәм  Мөхәммәт сеңелләрен кү­рергә ашыктылар.

Ноябрь аенда Сабада  яшәүче Гөлия һәм  Марат Кавиевлар гаиләсендә дә 4нче бала  дөньяга  килде. Йорт  балалар мәшәкатенә күмелгәндә генә яшәү  күңелле. Ни кызганыч, без агымдагы  елның 10 аенда балалар туу санының  кимүе  ягыннан (2018 елның шул  чоры белән  чагыштырганда  минус 22,7%) республиканың берничә районыннан гына  калышабыз. Гөлназ, Гөлия ханым кебекләр  күбрәк булсын  иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев