Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Яңа гасырга - Сәламәт буын” исемле сәламәтлек сәгате утте

9 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә сәламәтлек дәресе үткәрделәр

    9 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан “Яңа гасырга - Сәламәт буын” исемле сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Чарага  авыл фельдшеры  Кәримуллина Алия Рафаэль кызы кунак буларак килде.

     Алия Рафаэль кызы һәр кеше өчен сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында сөйләде.  Чарабыз  җанлы әңгәмә формасында дәвам итеп, анда балалар сәламәт яшәү рәвешенә үзләренең карашларын белдерделәр, үзләре шөгелләнә торган спорт төрләре турында сөйләделәр. 

    Чара ахырында катнашучылар кеше сәламәтлеге никадәр ныграк булса, ул төрледән төрле авыруларга яхшырак каршы тора дигән нәтиҗәгә килделәр.      Шулай ук чарада катнашучылар сәламәт яшә рәвешенә багышланган китап күргәзмәсе белән дә таныша алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев