Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа Кенәр авылы мәчете призына көрәштеләр

Ярышта Сабадан укытучы-тренер Илдар Ермолаев әзерләгән үсмерләр дә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады

Арча районының Яңа Кенәр авылы мәчете призына  2010 елгы яшүсмерләр һәм алардан кечерәк яшьтәгеләр арасында  көрәш ярышлары булды.

Ачылыш тантанасында Татарстан Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин, көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров , башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин. Арча шәһәре имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллинның ярдәмчесе Айдар хәзрәт Сафиуллин догалар укыды. Яңа Кенәр авылы мәчете имамы Ирек хәзрәт Галиев спортчыларны сәламләде һәм уңышлар теләде.

Ярышларда 10 үлчәү категориясендә 100дән артык көрәшче бил алышты.  Ярышта  Сабадан  укытучы-тренер Илдар Ермолаев  әзерләгән  үсмерләр дә  катнашты һәм уңышлы  чыгыш   ясады.

Камил Нуриев (24 кг.),  Риназ Гарипов (50 кг.) –1нче, Инсаф Миннегалиев (36 кг.), Замир Хәсәншин (50 кг.)  Дилюс Сәлахиев (60 кг.),  Данияр Минкәбиров (60 кг.) нче  урыннарны  алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев