Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Идеяләр дә, инициатива да бар

Республикабызда­ 4 августтан 14-35 яшь­­лек егет-кызлар белән эшлекле темаларга аралашу, аларның иҗтимагый активлыгын күтәрү өчен “Яшьләр вакыты” туры белән маршрутка чыккан автобус йөри.

undefinedӘлеге турны оештыручылар 12 августта безнең рай­онда булдылар. Рес­пуб­ликаның яшьләр бер­ләш­мә­ләре лидерлары һәм Яшьләр эшләре ми­нистрлыгы вәкилләре райондашларыбыз бе­лән очрашты. “Сабантуй” спорт комплексына 150дән артык актив яшьләр килгән иде. Сүз иң элек спикерларга бирелде. Алар очрашуда катнашучылар­ны “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” яшьләр мар­кеты буенча сәяхәткә алып кереп киттеләр. Тук­талышлар “Әйлә­нә-ти­рәләрдәгеләргә булы­шырга яратам”, “Иҗат – ул минем турында”, “Үз бизнесымны үстерергә телим”, “Экология турында кайгыртам”, “Идея бар, ресурслар эзлим” стан­цияләрендә ясалды, аларда грантлар алу өчен га­ризалар рәс­ми­ләш­терү буенча тәкъ­димнәр бирелде. “Ел волонтеры” номинациясендә “Россия иреклеләре-2019” конкурсы җиңүчесе Инесса Клюкина аеруча игътибар үзәгендә булды. Коляскада гы­на утыручы кыз әлеге проектны ничек тормышка ашыруы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

undefinedВизитның кульминациясе “Безнең район – киләчәк образы” проекты сессиясе булды. Ун егет һәм кыз арасыннан үз проектын тәкъдим итүне Саба муниципаль районы Советы каршындагы яшьләр парламенты ы рәисе Айнур Халиев башлады. Ул инде интернет аша виртуаль футбол ярышлары оештыруда шактый тәҗрибә туп­лап өлгерде. Хәзер инде киберспортны республика күләмендә үстерү, Сабада Татарстан ярышлары үт­кәрү идеясен дә ачып салды. “Моның өчен нәрсәләр кирәк була­чак?”,– дип кызыксынды яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков. Айнур Халиев, Сабада киберспортның матди базасы булуына басым, ясап, акчаны җиңүчеләрне бүләкләргә генә сорады: 50 мең сум. “Мин миллион дип торам. Татарстанда яшь­ләр һәм балаларны сә­ламәтләндерү программасына кертеп, киләсе елга проектны тормышка ашыру өчен заявка бирергә кирәк”,– дип нәтиҗә ясады Ринат Садыйков. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән Фәридун Камолов “Yash­room” проектын тәкъ­дим итте. Төп максаты – яшьләргә төрле өстәл һәм башка файдалы, мавыктыргыч уеннар өчен махсус бүлмә булдыру, музыкаль инструментларга тарту. “Яшьләр күп вакытын интернет челтәрендә үткәрә. Компьютерда онлайн уеннар белән мавыга. Безнең проект әлеге тенденцияне үзгәртүгә юнәл­дерелгән”,– дип аң­­латты Фәридун. “SOSдети” социаль проек­тын яклаган Диләрә Заки­ровага башкарма комитет жи­тәкчесе Марат Ишния­зов та үз киңәшләрен бирде. Гаиләдә ятим кал­ган балалар белән очрашып, аларның кү­ңе­лендә нәрсә кайнаганын белергә тәкъдим итте.

undefined“Мин “Социаль-пси­­хо­логик” проект әзерлә­дем һәм шушы җитди теманы күтәреп чыгарга булдым. Максаты – яшьләргә психологик яктан да булышу. Бу теманы кайчан да булса күтәрергә кирәк булачак, психо­логик ярдәмгә мохтажларның эчке дөнья­ларына үтеп керәсе иде. Авыр вәз­гыятьтә калганнарга әти-әниләр, укытучылар ярдәме генә җитми”,– дип сөйләде Кызыл Мишә балалар бакчасы тәрбиячесе, яшьләр парламенты әгъзасы Әди­­лә Хәбибуллина. Әле­­­­­­­ге проект җитәк­че­ләр­­дә дә яклау тапты. Җа­вапларыннан аңла­шыл­­ганча, республика­да яшьләр өчен 15 психологик-педагогик яр­­­­­­­дәм күрсәтү үзәге эш­ли. Алар - бюджет уч­реждениеләре. Са­бада да шундый үзәк ачарга кирәк, диелде. “Яшьләр” үзә­геннән Рузилә Фәс­хетдинованың идея ста­диясендәге “MilkFest” про­­­ек­ты тыңлаучыларны ае­­руча җанландырды. Аның төп чарасы “Сыер­лар фестивале” булачак. Проект халыкның сөт про­дуктлары турындагы белемнәрен күтәрүгә юнәл­дерелгән. Хәзер яшь гаиләләр сыер асра­мый. “Сыерлар парады аларның терлек тоту белән кызыксынуларын арттырыр иде. Макса­тым – яшьләрне авыл хуҗалыгы һө­нәрләренә җә­леп итү ”,– дип сөйләде Рузилә һәм сыерларның сә­ламәтлеген, сөтнең сый­­фатын кайгырту йө­зен­­нән җи­лен­нә­ренә күк­­­­рәкчә кидер­тергә дә тәкъ­дим итте.

undefined

“Сез яклаган проектлар, авыл хуҗалыгы юнә­ле­шендәгеләре дә, барысы да игътибарга лаек. Алар Саба районын үстерүгә юнәлдерелгән. Сездә ачылып бетмәгән потенциал бар. Социаль әһәмиятле проектларга грантлар алу өчен конкурсларда ешрак катнашырга чакырам. Без булышырга әзер”,– дип сессияне йомгаклады ми­­нистр урынбасары. Җи­­ңүче булып яшьләр парламенты әгъзасы Алинә Вәлиева таныштырган “Яшь­ләр форумы” проекты табылды һәм аны эшләүче командага сертификат тапшырылды. Гим­назия укучысы Фә­ри­дә Галимуллинаның “Саба­да кино төне” проекты тамашачы симпатиясе призына лаек булды.

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев