Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Игътибар – каршы полоса!” чарасы бара

Саба районында 22 августтан «Каршы полоса» («Встречная полоса») профилактика чарасы башланды.

Саба районында 22 августтан «Каршы полоса» («Встречная полоса») профилактика чарасы башланды. “2025 елның 6 аенда транспортның каршыга килүче автомобильләр өчен билгеләнгән юл өлешенә чыгуының 96 очрагы теркәлде, бер авария килеп чыкты һәм 1 кеше тән җәрәхәте алды. Чара каршы полосага чыгуга бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау максатларында үткәрелә. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра һәм юлларда куркынычсызлык хәрәкәтнең һәр катнашучысының җаваплылыгына бәйле булуын искә төшерә.
“Операцияне үткәрү чорында автоинспекторлар юл билгеләрен узу кагыйдәләренең һәм таләпләренең үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтәчәкләр. Тыелган урыннарда каршы як полосага чыгучы хокук бозучыларга 7500 сум күләмендә административ штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный”,– диде ГАИның район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.
Фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренең катгый үтәлүе кирәк. Чара 31 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев