Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ике басу Арташ авылында яшәүче Җәләлетдиновлар хуҗалыгында меңләгән төп чәчәк үсә

Тырыш гаилә ел саен район күләмендә үткәрелүче «Чәчәкле Саба» бәйгесендә катнаша.

  Җәләлетдиновларның  чәчәккә күмелгән  хуҗалыгы авылга керүгә әллә каян  күзгә ташлана. Түр як бакчада да чәчәкләрнең нинди төрләре генә үсми!   Урамдагы төсләр балкышыннан күзләр камаша: ал, кызыл, шәмәхә, ак, зәңгәр, сары чәчәкләрнең төсе генә түгел, исе дә күңелне иркәли. Йорт хуҗабикәсе Гөлсәрия ханымнан бу матурлыкны тудыру серләрен сораштык.

 "Бу минем хезмәт кенә түгел. Чәчәк орлыкларын улым Фәннүр, киленем Алинә белән февраль аенда ук чәчәбез, вакыты җиткәч рассадаларны күчереп утыртабыз. Петунияләрнең 16 -17 төрлесен үстердек. 7000 меңләп төп чәчтек дип хәтерлим. Сораучыларга беразын саттык та. Петунияләрнең гадиләрен дә, ампельныйларын да утырттык. Эше бик күп инде аның, гел карарга, ашларга, корый барган чәчәк таҗларын өзеп чистартып торырга, вакытында су сибәргә кирәк, суны да чамалап кына сибәсе, чөнки петуния нәзберек гөл, суны артык сипсәң, тамыры черергә мөмкин. Моннан тыш бездә виола, яран гөл, вербена, бәрхет чәчәк, флокс, чалмабаш (пион), хризантема, кашкарыйлар, ирис, дәлия, ирис, гортензия чәчәкләре үсә. Барысының исемен дә хәтерләп бетереп булмый. Күп инде алар. Чәчәк үстерү белән күбрәк улым Фәннүр кызыксына, без Алинә белән ярдәм итүчеләр генә"  дип уртаклашты ул.

Бу тырыш, матурлыкны яратучы һәм шул гүзәллекне башкаларга да бүләк итүче гаиләгә  быелгы «Чәчәкле Саба» бәйгесендә дә уңышлар телибез! Йортлары  гел шулай чәчәккә күмелеп утырсын, матурлык белән бергә нигезгә бәрәкәт килеп торсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев