Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Иләбәр авылының чаңгы трассасында “Игенче” җәмгыяте призына чаңгы ярышлары узды

Ярышларда”Игенче” җәмгыяте биләмәсенә кергән Эзмә, Шекше, Курсабаш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр катнашты.

  Чаңгы ярышлары, катнашучыларны спорт ярышы буларак кына түгел, ә дусларча, җылы шартлар белән дә җәлеп итә. Барлык катнашучыларны да монда кадерле кунаклар кебек каршы алдылар, бик күп бүләкләр әзерләделәр. Чаңгы ярышында  катнашучылар һәм аларга көч биреп торучы җанатарлар,  кайнар чәй,  тәм-томнар белән  сыйланды.

 Кичке сәгать биштә башланган чаңгы юлы чаңгычылар белән тулы иде. Берничә сәгатькә сузылган ярышларда алдынгы урыннар яулаган  җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев