Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуганда "Ягез әле, әниләр!" дип аталган әниләр көненә багышланган чара узды

26 нчы ноябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Ягез әле, әниләр!" дип аталган әниләр көненә багышланган чара уздырды. Бәйрәм балалар чыгышы белән башланып китте. Алар яраткан әниләре һәм әбиләре хөрмәтенә матур җырлар башкардылар. Чарада 5 әни катнашты, аларга балалар ярдәм итте. Нәтиҗәләр ясау өчен тамашачылар арасыннан компетентлы жюри әгъзалары сайланды.

Әниләр "Биюче", "Супер пешекче", "Кайгыртучан куллар", "Бишек җыры", "Хисапчы", "Рәссам", "Көйне тап" конкурсларында ярыштылар. Конкурслар арасында балалар концерт номерларын башкардылар. Конкурска йомгак ясаганда, жюри катнашучыларга түбәндәге титуллар бирде: "Ел әнисе", "Әни – Алтын куллар", "Әни – сөйкемлелек", "Әни – тапкырлык", "Әни – пешекче".

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев