Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуганда «Ягез әле, малайлар!» бәйгесе узды

Февраль- Ватанны саклаучылар хөрмәтләнә торган ай

  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иштуган мәдәният йорты белгечләре, балалар бакчасы белән берлектә,  "Ягез әле, малайлар" конкурс-уен программасын үткәрделәр. Башта алып баручылар  бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр.Тантаналы өлеш төгәлләнгәннән соң, булачак солдатларны бәйрәм белән кызлар котлады. Чараның чираттагы этабы балалар өчен сынаулар булды. Җирәбә ярдәмендә малайлар "Морячки "һәм"Разведчики" дигән ике командага бүленделәр. Алар арасында беренче урын өчен чын көрәш барды. "Ягез әле, малайлар" викторинасы  "Сорау-җавап", "Сугыш серләре", "Әти инструментлары" дигән номинацияләр аша узды. Алда малайларны "Автомат җыю"," "Снайпер", "Маршировка", "Беренче ярдәм" биремнәрен үтәделәр. Чара ахырында жюри нәтиҗә ясады: командалар бертигез балл җыйды,  дуслык җиңде. Чарада катнашучыларның барысы да татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнде. Чара "Катюша" җырын хор белән башкарып тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев