Югары Шытсуның  “Умырзая” агитбригадасы терлекчеләр каршында чыгыш ясады
Район яңалыклары

Югары Шытсуның “Умырзая” агитбригадасы терлекчеләр каршында чыгыш ясады

Мәдәният учакларында эш кайный

  1 май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Шытсу” җәмгыятенең сөтчелек комплексында “Умырзая” агитбригадасы белән чыгыш ясадылар. Һәвәскәр артистлар терлекчеләрне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар. “Хезмәт төбе – хөрмәт” дип аталган концертта милли җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләделәр, музыка уен коралларында уйнадылар һәм  вакытлы матбугат белән таныштырдылар. Чара күмәк татарча бию белән тәмамланды. Һәркем бәйрәм кәефе белән таралышты. 


Нет комментариев