Юлларда ерактан балкып, күренеп торсаң, машина астында калмыйсың
ГАИның район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждение хезмәткәрләре Шәмәрдәннең «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Юлда күренеп тор» профилактик акциясе үткәрделәр
ГАИның район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждение хезмәткәрләре Шәмәрдәннең «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Юлда күренеп тор» профилактик акциясе үткәрделәр. Автоинспекторлар транспорт чараларын һәм җәяүлеләрне туктаттылар, ә мәктәпкәчә яшьтәгеләр йөртүчеләргә юл чатларында, “зебралар”да аеруча сак булырга, балаларны махсус утыргычларда йөртергә кирәклеге турында сөйләделәр. Җәяү йөрүчеләргә тәүлекнең караңгы вакытында яктыргыч кайтаргыч элементлы киемнәрдән булырга чакырдылар. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга тематик белешмәлекләр, фликерлар бирделәр.
Статистика күрсәткәнчә, җәяүлеләргә бәрелү киң таралган. Гадәти хәлдә, машина йөртүче тәүлекнең караңгы вакытында кешене фара якын утында 30-50 метр арадан күреп ала. Яктылык кайтаргычны кулланганда бу ераклык 150 метрга, фараларның ерак утын яндырып хәрәкәт иткәндә 400 метрга кадәр арта. Тикшеренүләр мәгълүматларына караганда, яктылык кайтаргычларын куллану җәяүлене таптату куркынычын 6 тапкыр киметә.
"Юлда күренеп тор" профилактик акциясенең максаты – балаларга, ата-аналарга юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен өйрәтү, кышкы чорның үзенчәлекләрен искәртеп, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең яктылык кайтаручы элементларны кулланырга тиешлеген аңлату, автомобильләрдә утырып йөргәндә куркынычсызлык каешын һәм балаларны тоткарлау җайланмаларын файдалану кирәклеген искәртү, юлларда һава шартларының үзгәрешләренә игътибар итеп саклыкка өндәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев