Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Юлларда куркынычсызлык” танып-белү сәгате үткәрелде

Чара Саба район балалар китапханәсе 1нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен үтте.

   Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы профилактика бүлеге башлыгы Гүзәл Ягафарова катнашты.  Танып-белү сәгате китапханәчеләр тарафыннан китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән башланып китте. Балалар Андрей Усачевның «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» китабы белән таныштылар. Бу матур иллюстрацияле китап битләрендә светофор сигналлары, юлның юл аша чыгу кагыйдәләре һәм аларны үтәүнең мөһимлеге турында күңелле шигырьләр язылган. Гүзәл Ягафарова балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде. Балалар бердәм, актив булып  светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәләре буенча биремнәрне үтәделәр, пазллар  җыйдылар. Чара ахырында балалар үзебезнең сәламәтлегебез өчен юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев