Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КҮҢЕЛЛӘРЕ КЫРГА АШКЫНГАН

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре соңгы гектарларда алып барыла.

Әйтик,  өченчекөн “Юлбат” авыл хуҗалыгы пред­­­приятиесендә Го­мәр­ Ну­ретдиновның (фотода, уртада) “Бела­рус”ка тагылган “Гаспардо” агрегаты  белән кукуруз игеләчәк  басуда беренче буразна  салган  чагы  иде. “Аңарчы 63 һәм 113 гектарлы мәйданнарда  эшләдем. Иртәнге 6дан  кичке  8гә кадәр  көнгә 40ар гектарда кукуруз чәчәбез. Тагын 3-4 көнлек эш калып бара”,– диде 3нче сезонын кукуруз игүче  механизатор. Гомәрнең төп хезмәт урыны фермада, терлекләргә   азык  кертә, әмма  күңеле быел да  кырга   тарткан.  Җыеп аласы  уңыш  аның рульне ничек тотуына  да бәйле булачак. “Ничек соң, техника басуга  дөрес  кереп киттеме?”– дип  сорыйм быел Казан аграр университетын тәмамлап,  туган авылына  агроном дипломы белән кайтачак Илнар Хәлиловны сынап карарга булып. “Күрәсез, туры бару өчен маркерны эчкәрәк  салды.  Ә басу  кырыйларын Гомәр абый соңыннан эшкәртәчәк”,– диде  егет.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев