Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кеше китә, җыры кала

Журналистны берәр чарада күрсәләр, язып чыкканын көтәләр. Саба мәдәният йортында үткәрелгән “Сезгә җыр бүләк итәм” дигән китабын тәкъдим итү кичәсеннән соң, “Син Илфат кичәсен язмадың, име” дип, берничә кеше үпкә белдергәч, мин дә төнлә торып кулга каләм алырлык булдым.

Чыннан да, актив хәбәрчебез булган, арабыздан вакытсыз киткән Илфат Газизҗанов үзе дә, изге Рамазан аенда искә алуыбызны көтеп ятадыр. Җае да чыгып тора: 19 майда Татар матбугаты көнен билгеләп үтәбез. Ә Илфатыбыз чын мәгънәсендә милли җанлы гәҗит кешесе иде. Редакциягә мәкалә йә шигырь китерсә, кайчан чыгасын, белешеп-кызыксынып торды. Тынгысыз җан иде. Илфат, тимерне кызуында сукмаганым өчен кичерә күр. Бәлки бу яхшыгадыр да, язма инде хәтер катламнарына күмелеп барган кичәне кабат искә алырга этәргеч бирсен. Күңелләрне кузгатырлык очрашу, синең турында хатирәләрне яңарткан, гыйбрәт һәм үрнәк алырлык кичә булды ул. Зал тулы иде дип әйтә алмам. Әмма дусларың, туганнарың, мөгаллимнәр, авылдашларың, укучыларың, гомумән, иҗатны ихтирам иткәннәр килгән иде. Икенче кичтә мәдәният йортында “Мунча ташы” тамашасы булды. Буш урыннар юк иде бугай. Нишлисең, халыкка күбрәк кәмит кирәк шул. Әмма клубтагы тамашаны күп дигәндә 300 кеше караса, газетабызны 3 меңгә якын гаиләдә укыйлар. Ә китабыңны 200 данә тираж белән кабат бастырдылар. Беренчесе җитмәгән дә, алып бетергәннәр. Кичәң китабыңны тәкъдим итүдән бигрәк, үзеңне искә алу булып әверелде. Бөтенесенең җылы һәм якты истәлекләре ташыды, күңелләре бушанды, Илфат! Туганнарыңның, әниеннең (фотода) күзләре яшьле иде..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев