Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халык күзе күп күрә

Апрель аенда дәүләт хезмәтләре порталында “Халык контроле” проекты эшли башлаганга 10 ел була. Махсус мәгълүмати система ярдәмендә биредә теләге булган һәркем үзе яшәгән урында хәл ителмәгән мәсьәләгә кагылышлы соравын калдыра ала.

“Халык контроле”ндәге теге яки бу категориягә алынган заявкаларның каралуы, үтәлеше өчен җаваплы аерым модераторлар (министрлык-ведомстволар, муниципалитетлар) беркетелгән. Гражданнар җыеннарында район башлыгы Рәис Миңнеханов тикмәгә генә үтенеч-сорауларны әлеге системага җибәрергә тәкъдим итми. Чөнки нәтиҗәлелеге югары, проблемалар тизрәк хәл ителә. Шулай да сабалыларның бу яктан башка район халкы белән чагыштырганда активлыгы кимрәк. Моның шулай икәнлеге саннарда ачык күренә.

2021 елда Саба районыннан “Халык контроле”нә 7 категория буенча 19 заявка алынган. Мисалга, Шәмәрдәннең Ф.Кәрим урамындагы 31нче йортта яшәүчеләр ишегалдында караңгы, яктылык булмавы, балалар белән йөрергә чыга алмаулары турында язган булганнар. Шул ук проблеманы август аенда Кырбаш авылының Дубравная урамында яшәүчеләр дә күтәргән. Мәсьәлә хәл ителгән. Кырбашның Дубравная һәм Дуслык урамнарында яшәүчеләр Халык күзе күп күрә юлга вак таш салуны да сораганнар. Бу заявка система кулланучыларында 14 тапкыр хуплау тапкан. Җаваптан күренгәнчә, урамнарга вак таш 2022 елның 1 ноябренә кадәр салыначак. Шәмәрдәннең Комсомол урамында яшәүчеләр йортлар каршындагы чүп салу контейнеры янында антисанитария хакимлек итүенә борчылу белдергәннәр. Хәзерге көндә заявка хәл ителгән: контейнерлар алынган.

Гомумән, заявкаларның 89 процентына “Хәл ителде” статусы куелган. Икесенә “Планлаштырылды” дигән статус бирелгән. “Халык контроле”нә заявкалар керү 2022 елда да дәвам итә. Системага 6 гыйнварда алынган хәбәрдә Шәмәрдәннең Төзүчеләр урамындагы йорт түбәсендә кар тоткычның җимерелүе күрсәтелә. Аңлашылганча, бик куркыныч вәзгыять. Заявкада “планлаштырылды” статусы тора. Түбә шушы көннәрдә төзәтеләчәк.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X