Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ХЕЗМӘТЛӘРЕ ТАУ КҮЧЕРҮГӘ ТИҢ

Соңгы елларда ха­лык­ның рәхмәтенә ае­руча лаеклы һөнәр ия­ләре юл төзүчеләр дисәк, ялгышмабыз. Баш­карган эшләре көн­күрешебезне шул­ка­дәр уңайлы итә, көзге пычракларда да резина итекләр киюне онытып барабыз. Бүген район үзәге белән барлык авылларны асфальт юллар тоташтыра. Ел саен уннарча километр юлга ремонт ясала, милли программалар тормышка ашырыла.

Бу көннәрдә “Татав­тодор”ның Саба  филиалы эшчеләре Олы Ныртыдан алып Язлы Арташка кадәр арага асфальт түшәү белән мәшгуль. Барлык бригадалар да диярлек шунда.  Капиталь төзек­ләндерү алып барыла торган участокта быел 25 миллион сумлык  эш башкару планлаштырылган.  2001 елда асфальтланган дамбаны җеп белән тарттырган  шикелле тигез дип әйтеп булмый. Шуңа  күрә мастерлар Нияз Гәрәев, Фиргать Галәвин бригадалары иң элек юлның чыгынтылы-дугалы   урыннарын киңәйтеп тигезли, Илнур Мусин, Азат Вахитов  карамагындагы эшчеләр яңгыр сулары агу өчен салынган торбаларны эшлиләр,  юл билгеләре, сигнал баганаларын  куялар. Юл өслеген  асфальт  салуга әзерләү белән бәйле төп эшләрне Илнур Сабуров бригадасы башкара. Моның  өчен  7 мең тонна  ком, 5 мең  тонна вак таш (ЩПС) ташылган, 20 меңләп тонна  грунт  чыгарылган. “Аннары участокка безнең эшчеләр керә.  Юл 7 метр киңлектә була.  Эшкә 26 сен­тябрь­дә керешкән  идек. Инде бүген 0,57  ки­лометр арага  7 сантиметр калынлыкта асфальт түшәп, транспорт хәрәкәтен кабат ачтык. Әле тагын 1,2 кило­метр­да тигезләүче кат­лам җәелергә ти­еш. Барысы 4,2 кило­метр участокны  киләсе  ел­га  тулысы белән  фай­далануга тапшыру  каралган”,– ди ас­фальт җәючеләр бри­гадасы мастеры Илнар Шәфигуллин.  Участокта  кайнашкан 20ләп техника хә­рәкәтенә кайчак күз дә иярми. Тәҗрибә  эшли-эшли туплана...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев