Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәттә узган гомер

6 ноябрьдә Шәмәрдәндә яшәүче Роза Идият кызы Тапайкина 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды.

Роза Тапайкина Арча районы Хәсәншәех авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Әтиләре репрессияләнгәч, гаиләләре белән Шәмәрдәнгә күченәләр. Биредә җиде сыйныфны тәмамлагач, икмәк пешерүдә, хәзерләүләр базасында, ит комбинатында эшли. 1965 елдан лаеклы ялга киткәнче Шәмәрдән ОРСында кибетче булып хезмәт куя. Василий Тапайкин белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ире 1991 елда вафат була. Унбер оныгы, оныкчыкларының яраткан әбиләре ул. Бүгенге көндә кызы Татьяна гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев