Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!” КВН уеннары

Дөньяда туган телдән дә кадерле әйбер юк. Туган тел – ул халыкның холкы, аның хәтере, тарихы, рухи көче. Анда халыкның гореф-гадәтләре, көнкүреше, акылы, тәҗрибәсе чагыла. Туган тел шәҗәрәнең нигезе булып тора,  нәсел һәм гаиләне берләштерә. 23 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр белән “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!”  дип исемләнгән КВН үткәрделәр. Бу чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Китапханәче тарафыннан “Татар халык иҗаты”на кергән китаплардан тезелгән  күргәзмә тәкъдим ителде. Аларда акыллы әйтемнәр һәм афоризмнар, үткен мәкальләр, күңелле мәзәкләр, күңелгә үтеп керә торган шигырьләр, искиткеч җырлар, зирәк әкиятләр бар иде. Мәдәният йорты мөдире, туган тел – безнең көнкүрешебез, тормышыбыз, тарихыбыз, безнең мәдәниятебез, дип билгеләп үтте. Туган телебез безгә  яшәргә, үзеңне һәм башкаларны танырга ярдәм итә. Шуңа күрә туган телеңне сакларга, өйрәнергә, үстерергә, баетырга кирәк. Яшьләр ике команда: «Тукай оныклары» һәм «Татар шәхесләре»нә бүленеп, биш турда көч сынашты. Алар туган тел турында тирән белемнәрен күрсәттеләр, биремнәр һәм башваткычлар чиштеләр. Бу чара яшьләр өчен  чын-чынлап иҗади һәм танып-белү чарасы булды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев