Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Киберспорт шәхес үсешенә уңай нәтиҗә бирә

Безнең илдә елдан — ел интерактив спорт - команда белән ярышларның тигез шартларын тәэмин итеп, компьютер яки видео уеннар нигезендә ярышлар эшчәнлеге төре арта бара. Россия Федерациясендә интерактив спорт спорт төре буларак Спорт министрлыгының 2017 нче елның 9 нче июнендәге 502 номерлы боерыгы белән танылды.

2017 нче елдан башлап, «Яшь Гвардия» Саба җирле бүлекчәсе җирле штабы инициативасы белән, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә, "Бердәм Россия " Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге ярдәме белән, муниципаль берәмлекләрнең 14-35 яшьлек яшьләре арасында киберспорт буенча турнирлар оештырыла. 2018 нче елдан башлап турнир районара дәрәҗәдәге статус алды.

Киберспорт шәхес үсешенә уңай нәтиҗә бирә, логика үсешенә, тиз карарлар кабул итә белүгә, коллективта команда төрләрендә эшли белүгә ярдәм итә, шул исәптән чит телне тизрәк өйрәтүгә, шулай ук, һөнәри эшчәнлек өлкәсендә тизрәк белем алуга ярдәм итә.

27 нче март "Кәеф Бар" кафесы киңлегендә Саба, Балтач, Арча, Яңа Чишмә муниципаль районнары һәм Казан шәһәреннән 14-35 яшьлек 32 киберспортчы катнашында Районара яшьләр арасында киберспорт буенча турнир булып узды. Турнир Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән үткәрелде. Әлеге турнирның иганәчеләре "Кәеф Бар" кафесы һәм "Җиңел пар" мунча кирәк-яраклары өчен кибете булдылар.

Турнир нәтиҗәләре буенча, киберспортчылар Ленар Гафиятуллин (Яңа Чишмә муниципаль районыннан), Дилүс Камалиев (Саба муниципаль районыннан) җиңүче булдылар, икенче урынны Илдан Кәримуллин, Фаил Шәрәфетдинов (икесе дә - Саба муниципаль районыннан) һәм өченче урынны Салават Хәйретдинов, Булат Хәйретдинов (икесе дә - Арча муниципаль районыннан) лаек булдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар спонсорлардан һәм оештыручылардан истәлекле бүләкләр алдылар.

Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, турнирда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев