Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәк авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарының хәлләрен белделәр

1945-2024

 Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә, “Саба күптармаклы -җитештерү предприятиесе директоры Илнур Хәбибуллин, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин,  башлангыч хәрби әзерлек фәнен укытучы И. Хәлимов һәм юнармиячеләр Килдебәк авыл җирлегенең Мәртен авылында яшәүче тыл ветераны Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызының һәм Туктар авылында яшәүче Кадыйрова Нурзия Хәлим кызының хәлен белделәр. Кунаклар Җиһания әбине һәм Нурзия әбине якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәм белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миннихановның котлау открыткасын һәм бүләген, шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның күчтәнәчләрен һәм котлауларын тапшырдылар. Очрашу барышында тыл ветераннары сугыш чорында тылдагы хезмәтләре турындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар һәм бүгенгесе көндә ничек яшәүләре турында сөйләделәр. Кунакларны озатканда әбиләр һәркемгә сәламәтлек һәм ил-җирләребезгә тынычлыклар теләп калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев