Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Вәлиәхмәтов Рәҗәп абыйның хәлен белергә бардылар

Сентябрьнең соңгы якшәмбесендә Халыкара чукраклар көне билгеләнеп үтте. Шул уңайдан, Килдебәк авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, 26 нчы сентябрь көнне Вәлиәхмәтов Рәҗәп абыйның хәлен белергә бардылар. Ул тумыштан инвалид, ишетми һәм сөйләшми.

undefined

25 нче сентябрь көнне 85 яшь тулган уңайдан, Рәҗәп абыйны туган көне белән дә котладылар.

Рәҗәп абый тулы тормыш белән яшәүче кеше, мин инвалид дип тик утырмый, һәрвакыт хәрәкәттә, тынгысыз абый. Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләгәннәр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше Сания апа 29 ел элек вафат булган. Рәҗәп абый шул вакытта да сынмаган - сыгылмаган, балаларны аякка бастырып, зур тормыш юлына озаткан. Бүгенгесе көндә Рәҗәп абый балалары, онык һәм оныкчыклары белән барлык кешеләргә үрнәк булып яшиләр.

Рәҗәп абый гел көләч йөзле, шат, дөньяны яратып яшәүче абый һәм һәркемгә әлеге сыйфатлары белән үрнәк булып тора. Шундый кешеләрдән үрнәк алырга кирәк тә инде.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X