Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Китабын чыгару кирәк

Район үзәк китапханәсе каршында эшләүче “Мишә дулкыннары” клубы балалар язучысы Газиз Нәбиуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән әдәби кичә үткәрде.

Уку залында язучының китаплары,  фотолары куелган  күргәзмә  эшләде. Кичәдә катнашучыларның байтагы 70нче-80нче  елларда Газиз Нәбиуллин алып барган әдәби берләшмә  утырышларына йөргән, инде  үзләре китап авторлары булган кешеләр. Алар Сабада каләм тибрәтүчеләрнең  иҗади дуслыгы чәчәк аткан күңелле вакытка  кагылышлы  истәлекләрен теләп уртаклаштылар. Күңелләрендә Газиз абый белән бәйле хатирәләрен  яңарттылар.   Кичәдә Газиз аганың  кызы Зарема Нәбиуллина катнашты һәм әтисе белән яшәгән елларны  җылы сүзләр белән искә алды. Мәгълүматлы да, файдалы да, рухи  көч  алу чыганагы да булган чараны оештыручыларга, әтисен хөрмәт итеп  килүчеләргә олы  рәхмәт сүзләре  җиткерде. “Сабаның  үзендә бала   күңелле язучы булуын зур бәхет дип саныйм. Белгәнебезчә, китап киштәләре  сугыш турындагы әсәрләр белән шыплап тулган бер  чорда балалар әдәбияты  ярлыланып  кала. Менә  шул бушлыкны тоеп алган  Газиз ага балалар  язучысы булып  китә, алар өчен кызыклы  эчтәлекле, тәрбияви  әһәмиятле шигырьләр иҗат итә. Алар хәзерге чор өчен дә кыйммәтен  югалтмый.  Сөй­ләшүдә әйтелгәнчә, 100 еллыгы    уңаеннан, бөтен район белән  тырышып, бүген  яң­гыраган  фикерләрне  язучылар берлеге дәрәҗәсенә  кү­тәреп, ничек кенә булса да,  Газиз Нәбиуллинның балалар  өчен язылган  иң   яхшы ши­гырьләре тупланган китап чыгаруны нәшрият планына кертү мәсьәләсен хәл итәргә  кирәктер. Моны без эшләмәсәк, башка беркем дә алынмаячак”,– дип, утырышны  йомгаклады  үзәк китапханә  директоры  Ләй­сән Билалова.  Әлеге  фикер бердәм  хупланды. 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев