Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кооператорлар авылны кайгырта

Райпо халыкка адреслы хезмәт күрсәтә.

Эшләре авыл халкына хезмәт күрсәтүгә юнәл­­дерелгән район коопе­ра­торларының һө­нәри бәй­рәмнәре июльнең беренче шимбәсенә туры ки­лә. Көндәшләре – шәхси эшмәкәрләр күп булса да, алар куллану базарында үз позицияләрен саклый. Кооператорлар күп­­тармаклы эшчәнлек – сәүдә, җәмәгать туклануы, икмәк, кулинария ризыклары пешерү, ярымфабрикатлар җитештерү белән дә шөгыльләнә. Хәзерге вакытта райпо системасында 116 кеше эшли. Аларның күбесе бу системада яңа кешеләр түгел, үз хезмәтенең нечкәлекләрен яхшы белүчеләр. Әйтик, Ирина Газизова 17 елдан бирле “Икмәк” җәмгыятендә экспедитор вазифасын баш­кара. Көн саен, иртәнге биштән торып, авылларга пекарня, кулинария цехы продукциясен таратырга чыгып китә. Җитештерүче белән кулланучы арасындагы төп арадашчы ул. Ризыкны сатып алучыларга тәкъдим итүдә бай тәҗрибә туплаган. Заявкалар җыйганда кешеләрнең соравын өйрәнә, шуның нәтиҗәсендә җитештерүгә яңа ассортиментлар кер­­­телә. “Әлбәттә, тән­кыйть тә ишетергә туры килә, тәкъдимнәрне цех җи­тәкчеләренә җитке­рә­без, алардан тиешле нәтиҗәләр ясала”,– ди 2012 ел йомгак­лары буенча “Иң яхшы экспедитор” исеменә лаек бул­ган Ирина Газизова. Райпо кулланучыларга адреслы хезмәт күрсәтә, ягъни “Икмәк” машинасы санаулы гына ипигә заявка бирелгән авылга да керә. “Ирина эшенә бик намуслы карый, шул ягы белән үрнәк. Безнең 220 сәүдә ноктасы бар, шуларга продукциябез көндәлек җиткерелә һәм экспедиторлар кабаттан заявкалар язып алып, цехларда әлеге заказлар икенче көнгә үтәлә”,– ди “Икмәк” җәмгыяте җи­тәк­чесе Эльмира Идрисова. Пекарняның үз ки­бетенә килеп алучылар күп икмәкне. Кулинария про­дуктларына да сорау зур. Коронавирус чик­­ләү­ләре йомшарганнан соң­ Эн­же Нигъмәтҗанова, Ру­­­­ша­ния Әскәрова күңе­ле­­нең бар җылысын биреп ясаган тортларга да со­рау арткан. “Райполар рес­пуб­ли­каның берничә районында гына сакланып калды. Ә бездә остазлары өйрәтеп калдырган эшне, хез­мәт күрсәтү алымын ка­милләштереп, аларның алмашчылары дәвам итә. Моның өчен без Президентыбызга, район башлыгы Рәис Нургали улына зур рәхмәтле. Кооператорлар буларак, халыктан сөт, ит, макулату­ра җыйнау белән дә шөгыльләнәбез. Инкубаторда чебиләр үстереп са­табыз, кулланучыларны катнаш азык, ашлык, көр­­пә, ярма белән тәэмин итәбез. Көзге ярминкәләрдә халыктан бәрәңге, яшел­чә җыйнап сатабыз. Коо­ператорларның режимы­ шундый, алар башкалар ял иткәндә дә эшләргә ти­­еш, дәрәҗәләре шул вакытта гына була. Пандемия вакытында супермаркетлар ябылганда да, авылларга автолавкалар йөреп торды, халкына көндәлек кирә-яраклар тоткарлыксыз ки­терелде. Гомумән, кеч­кенә генә булса да авыл кибетләрен саклап калу – безнең бурыч. Яңа модульле кибетләр төзүне дә дәвам итәчәкбез. Коллективны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Аларның элек­­кечә райпо исеменә тап төшермичә эшләүләрен телим”,– ди 30 ел гомерен коо­перациягә багышлаган Шәүкәт Әсхәдетдин улы Гайнет­динов.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев