Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Космонавтика көне”нә багышланган Россиякүләм балалар һәм яшүсмерләр арасында бадминтон турниры

11-14 нче апрель көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә “Космонавтика көне”нә багышланган Россиякүләм бадминтон ярышлары булып узды.

Әлеге ярышларда Россия Федерациясе субъектларыннан спортчылар катнашты. Ярышлар ялгыз, парлы һәм катнаш категориядә узды. Бу ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да көчләрен сынап карады. Ялгыз, парлы һәм катнаш категориядә Зайнеев Айназ (“Сабантуй” спорт мәктәбе) бакыр медальгә лаек булды. Тренеры Белкин А.А. Иващенко Алена парлы категориядә алтын медаль алды, ә катнаш категориядә Зайнеев Айназ белән 3 нче урынга чыктылар. Тренерлары Иващенко О.И. һәм Белкин А.А.
Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев