Күршеләр, күршеләр, иң якын кешеләр...
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт биргән “Безнең ишегалды” программасының “Күршеләр” проектында катнашып грант яулауга ирешкән райондашыбыз Алисә Гыймадиева үзенең әлеге проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә.
Күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да якынайту, ныгыту, күршелек традицияләрен саклауга юнәлтелгән бәйрәм чараларының тәүгесе Тынычлык урамында оештырылса, чираттагысы узган җомгада Дальняя урамындагы 24 һәм 27 нче күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне “Халкымның күңел бизәкләре” дигән чарага җыйды. Кичке сәгать 6 тулганчы ук биредә яшәүчеләр йортлар каршындагы мәйданчыкка ашыкты, балаларның шат авазлары һәркемне бирегә тартып китерде. Чөнки әлеге проектның нәкъ менә балаларга юнәлтелгән булуы чарага тагын да җанлылык өсти иде. Алар биредә үзләрен сәйләннәрдән алка-беләзекләр ясау, традицион уен кораллары – таш сыбызгы, курайда уйнау һәм агачка милли бизәкләр төшерү буенча мастер-классларда сынап карадылар. Бертөркем балалар татар халкының милли уеннары һәм татар халык биюе күнекмәләре алдылар. Бәйрәм чарасы район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең бай эчтәлекле чыгышлары белән ямьләндерелде.
“Күрше” проекты кысаларында үтүче чараның беренчесе үзем яши торган йорт каршында узды. Бик яратып кабул иттеләр. Минем проект кысаларында бер чарада илле бала күздә тотылса, алдагысында 130лап кеше җыйналган иде. Бүгенгесе тагын да зур масштабта оештырылды. Шунысы сөендерә: биредәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләр һәрберсе үзеннән өлеш кертергә тели, татар халкының милли ризыкларын, күчтәнәчләрен алып чыга. Әлеге чараны шундый югарылыкта, бердәм рәвештә үткәреп җибәрергә ярдәм иткән музей, китапханә, клуб системасы, балалар сәнгать мәктәбе, гомумән, мәдәният хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтемне белдерәм”, – диде Алисә Гыймадиева. Проект авторы милли киемнән булган балаларны махсус бүләкләр белән дә сөендерде. Шулай ук балалар агачтан ясалган савыт-сабаларны үзләре бизәп, истәлек бүләге итеп үзләре белән алып киттеләр. Бәйрәм ахырында татар халкының милли ризыклары белән самавырдан бергәләп чәй эчү дә күршеләр арасындагы бергәлекне, бердәмлекне күрсәтә иде. Бер-берсе белән озак күрешмәгән күршеләр хәл-әхвәл белеште. Күпфатирлы 24 йортта яшәүче Фирдәүс Сәгъдиева бәйрәмгә җыелучыларны тәмле мич коймагы белән сыйлады.
“Бу йортта 2012 елдан бирле яшибез. Күршеләр үзара дус, аралашып гомер итәбез. Яз көне җыйнаулашып өмәләр үткәрәбез. Җәйләрен саф һавага чыгып ял итәбез, кич утырабыз. Үземнең терәлеп торган күршем Гөлфия Шәвәлиева белән дә бик дус-тату яшибез. Нәрсә генә пешерсәк тә, бер-беребезгә авыз иттерәбез. Кунакларга йөрешәбез. Барлык күршеләремне дә якын итеп, хөрмәтләп яшим. “Күрше хакы –Тәңре хакы” диләр бит. Бүгенге бәйрәм дә бик күңелле булды. Бигрәк тә балалар күңел ачты, зур курчаклар белән фотога төштеләр, оныкларның шат авазына үзләреннән дә бигрәк әти-әниләре сөенде”, –диде Фирдәүс ханым.
“Халкымның күңел бизәкләре” дигән бәйрәмнең чираттагысы 30 августта “Гаилә” паркында узачак. (Фотолар һәм видео saby-rt.ru сайтында, социаль челтәрләрдә.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев