Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыр эшләренә керештеләр

Район тарихында беренче тапкыр март аенда язгы кыр эшләренә керештеләр. “Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасында, мәсәлән, 23 мартта 400 гектарда уҗымнарны һәм күпьеллыкларны тукландырдылар. “Болай иртә керешкән юк иде әле. Динар Исмәгыйлов һәм Радик Мөбарәкшин иртәнге сәгать 4тән башлап “Амазон” агрегаты белән көзге арыш, бодай һәм күпьеллык үләннәргә катлаулы ашлама, селитра сиптерделәр, – ди баш агроном Рамил Шәймәрданов.

Шулай ук “Шытсу” предприятиесендә —308 гектарда,  “Юлбат”та 300 гектарда көзге  культуралар,  күпьеллыклар тукландырылды. Район буенча 1000 гектардан артык мәйданда эш башкарылган, тәэсир итүче матдәләрдә 3458 тонна минераль ашлама тупланган, ул бер гектарга 66,4  килограмм туры  килә. Ягъни  узган елның  шушы  чорына булган   күрсәткечтән 2 тапкыр   күбрәк.   

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев