Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кызыл Мишә авылында "Саф сулы ямьле Саба" проекты

"Саф сулы ямьле Саба" проекты буенча оештырылучы экологик марафонның чираттагы тукталышы 2 сентябрь көнне Кызыл Мишә авылында узды. Чара "Төхфәт" һәм "Гаян" чишмәләре янында башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Хазиев Айдарның чыгышы һәм мөхтәрәм Нагимова Г.Х. кыскача шушы чишмәләрнең тарихы белән таныштырганнан соң "Нигамәтҗан" чишмәсенә уздылар. Анда мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы, яшьләр белән берлектә "Киленгә су юлы күрсәтү" йоласы күрсәтеп кителде.

Чишмә буенда татар халкының "Биш парлы", "Ачык авыз", "Капкалы" уеннары уйналды. Авылдагы чишмәләр тарихына багышланган тематик күргәзмә тәкъдим ителде. "Шигырьләрдә минем йөрәгем" дип исемләнгән күргәзмә Кызыл Мишә авылында туып үскән үзешчән шагыйрьләр Нуриева Сәлимә һәм Мулланур Сафинның тормыш юлын яктыртып төзелгән иде.Бәйрәмгә шагыйрә Сәлимә апа Нуриева үзе дә килгән иде. Ул туган авылына һәм чишмәләргә багышлап яңа гына иҗат иткән шигырьләрен укыды. Хаҗ сәфәре кылып кайткан авылдашыбыз Халимов Марсель "Зәм-зәм " суы хакында таныштырып узды. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Л.Р ,Саба һәм Теләче районнары баш экологы Билалов Р.М чыгыш ясаганнан соң "Мишә" елгасының башланган җиреннән алынган су Тимершык авылына тапшырылды. Керәнне авылы клубы мөдире әлеге чараны музыкаль яктан тулыландырды. Чара яшь килен алып кайткан "ширбәт суы" белән чәй эчеп тәмамланды.

Чарага җыелган авылдашлар “Чишмәне савыктыру - иң башлап күңелебезне савыктыру ул. Чөнки чишмә - су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе дә. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга, аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-күәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр. Чишмәләр исән калса, чал тарих исән булыр” дигән фикер белән таралышты.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев