Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхозда тропик исе килә

Бүген дөньяда Халыкара тропиклар көне билгеләп үтелә.

Тропик шәп жир инде  ул.  Ял итүчеләр,  фотографлар өчен охмаж. Тропик үзенә хас  кануннары, үсемлекләре белән аерым бер дөнья. Температурасы өскә калын  киенү  ихтыяҗын  калдырмый (бездә әле җәй  уртасы  җитеп  килсә дә, өстән  куртканы  салган  юк).  Аның гаҗәеп пейзажлы комлыкларында ял итү,  экзотик  җимешләрне  агачыннан  өзеп  кабу  бик  сирәкләргә  генә  эләгә. Хыялланырга  ярый, әлбәттә. Тропикны күзалларга теләүчеләр  Лесхоз бистәсендәге оранжереяны барып  карый  ала. 2018 елдан  эшли  ул. Биредә   җимеш бирүче банан агачы, хуш исле   розмарин, лавр, ике метрга җитеп  килгән бамбук һәм башка тропик  үсемлекләр үсә. Лесхозга  килүче  кунакларны оранжереяга  алып  керми калмыйлар. Узган   ел биредә  папайя, гранат үскән оранжереядә арасында  йөрүдән район ветераннары да рухи кичерешләр алдылар.   Халыкара тропиклар  көне әлеге климатик зонаның планетадагы ролен,  аның  киләчәктә нинди әһәмияткә ия булачагы   турында  җәмәгатьчелеккә  җиткерү максатыннан  булдырылган.

Фәнил Мәүлетов  фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев