Лесхозның «Нургали» мәчетендә балалар өчен дини ял һәм уку сәгатьләре башланды
Җәйләүгә 30га якын бала язылган
6 июль көнне Лесхоз мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм "Нургали" мәчете тарафыннан оештырылган, балалар өчен гаять файдалы һәм тәрбияви җәйге лагерь үз ишекләрен ачып җибәрде. Яңартылган, матур, нурлы мәчетебездә лагерьның үтүе икеләтә күркәм. Балалар мәчеткә өйлә намазына җыелдылар, өлкәннәр белән беррәттән намаз укыдылар. Аннары Әхмәд хәзрәт очрашуны ислам динендә "сәламләшү" кебек уңай һәм "ялган" кебек тискәре сыйфат турында сөйләшү белән башлап җибәрде. Бу өлеш тәмам булгач, дога, доганы ничек һәм кайсы вакытларда кылу хәерле һәм дөрес булуын чагылдырган мультфильм каралды. Болар барысы - балаларга сорауларга җавап таптырып, мисаллар белән, җанлы әңгәмә рәвешендә алып барылды. Акылны, фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар, күңелле уеннар белән үрелеп барылды. Елдагыча, балаларга өй эше итеп, көн дә бер сүрә ятлау бирелә. Беренче көнне тырышып, "Фатиха" сүрәсен сөйләделәр. Шулай ук гарәп алфавитындагы 7 хәреф белән таныштылар.
«Балалар өчен җәйләүдә бай һәм эчтәлекле программа әзерләнгән.Башта мәчет эчендә дини дәрес, вәгазь үткәрелә, балалар белән гарәп хәрефләрен өйрәнәчәкбез, шулай ук догалар, сүрәләр дә ятлыйлар. Уен сәгатьләрен оештырырга мәдәният хезмәткәрләре ярдәм итәчәк. Җәйләүнең соңгы көнендә күңелле бәйрәм чарасы көтелә, балаларга бүләкләр дә таратылачак»- ди мәчет имамы Әхмәд хәзрәт Сафин. Җәйләү көн саен өйләдән соң кичке 5кә кадәр дәвам итә. Ялның файдалы һәм нәтиҗәле узуын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев