Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Лиана Тимергалиева: “Балалар бакчасында эшләү- киләчәк юлымны билгеләде”

Җәй - ял вакыты гына түгел, ә үзеңне яңа өлкәдә сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек.

 Бу җәйдә мин үзем өчен яңа дөнья ачтым - Байлар Сабасының 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасына эшкә урнаштым. Башта бу минем өчен гади бер җәйге эш кенә кебек тоелган иде, әмма мондагы мохит һәм искиткеч кешеләр күңелемдә киләчәк һөнәремә карата зур мәхәббәт уятты.

   Минем бу өлкәгә аяк басуымда һәм эшнең асылына төшенүемдә балалар бакчасы мөдире Гүзәл ханым Хәлиуллинаның роле бәяләп бетергесез. Ул - үз эшенең чын остасы, таләпчән, әмма шул ук вакытта гадел һәм кешелекле җитәкче. «Балачак» бакчасында беренче көннәрдән үк Гүзәл Нурулловнаның һәр хезмәткәр белән уртак тел таба алуын, һәркемгә аерым якын килүен күреп сокландым. Нәкъ өйдәгечә - җылы, хезмәттәшлеккә нигезләнгән әлеге мохит миңа да яңа коллективка тиз җайлашырга, үз-үземә ышаныч табарга ярдәм итте.

Коллективның бердәмлеге балалар белән эшләүдә дә чагыла. Биредәге тәрбиячеләр һәм башка хезмәткәрләр бер команда булып, үз эшләрен яратып, бирелеп башкаралар. Җәйге чорда без бергәләп балалар өчен кызыклы уеннар оештырдык, аларның һәр көнен файдалы һәм күңелле итәргә тырыштык. Балаларның иртән безне елмаеп каршы алулары, үзләренең кечкенә серләрен ышанып сөйләүләре күңелемдә җылылык уятты. Үзеңне шундый зур, тату гаиләнең бер өлеше итеп тою - зур бәхет.

   Нәтиҗәдә, балалар бакчасында эшләү минем киләчәк юлымны билгеләде. Тәҗрибәле хезмәткәрләрнең үзара дус булып эшләвен күрү, нәниләрнең саф мәхәббәтен тою миндә бу һөнәргә карата тирән хөрмәт уятты. Киләчәктә үз тормышымны нәкъ менә педагогика белән бәйләргә, балаларга җан җылысы бирергә дигән ныклы карарга килдем.

Лиана Тимергалиева.

Саба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев