Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Машина каршына кабан чыккан: Лесхоз юлында авариядә кеше имгәнде

Агымдагы елның 7 октябрендә 19 сәгать 20 минутта Саба-Лесхоз юлының 11нче километрында (+300 м.) КИО РИО автомобилен йөртүче Лесхоздан район үзәгенә таба барганда хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тиешле тизлек режимын сайламый һәм юлга чыккан кабан дуңгызына килеп бәрелә.

 

Агымдагы  елның 7 октябрендә 19 сәгать 20 минутта Саба-Лесхоз юлының 11нче  километрында (+300 м.) КИО РИО автомобилен  йөртүче Лесхоздан район  үзәгенә таба барганда хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тиешле тизлек режимын сайламый һәм юлга  чыккан кабан  дуңгызына  килеп бәрелә.   Аннары автомобиль каршы як полосага чыгып китә һәм юл читенә төшә. .

  Йөртүче иминлек  каешын эләктермәгән  була. Нәтиҗәдә алгы тәрәзәне ватып чыгып, бик  авыр тән җәрәхәтләре  ала: баш мие  селкенә, җилкә  сөяге  сына, кан  сава.  

Урман җәнлекләре урманнар тирәсеннән үткән юлларга тәүлекнең  караңгы  вакытында  чыга.    Шуңа күрә мондый урыннардан узганда аеруча сак булырга кирәк. Йөртүчеләрдән  тизлекне рөхсәт ителгәннән арттырмау, җәнлекләрнең килеп чыгу куркынычы турында кисәтүче юл билгеләренә игътибарлы булу сорала.  

Быел безнең районда урман җәнлекләрен бәрдерүнең 8 очрагы теркәлгән.  Мондый хәлгә юлыкканда яки юлда җәрәхәтләнгән, һәлак булган җәнлеккә тап булганда, бу хакта кичекмәстән 112 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.

фото «Шедеврум» ясалма фәһеме ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев