Махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбыз - һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты җиңүчеләре
Чара Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган һәм Татарстанда икенче ел рәттән уздырыла.
26 июнь-1 июль көннәрендә Казанда махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" чемпионаты узды. Анда 21 төп һәм 7 демонстрацион чарада 1000гә якын кеше катнашты.
Чемпионатны оештыручылар-Татарстан Республикасы Хөкүмәте, "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды, РФ Мәгариф министрлыгы. Чараның ярыш мәйданчыгы "Казан Экспо"күргәзмә үзәге булды.
СВО ветераннарына тыныч тормышта үзләрен табарга ярдәм итү-дәүләтнең өстенлекле бурычы. Казанда "Абилимпикс" һөнәри осталык чемпионаты - бу бурычның ничек хәл ителүе үрнәге.
"Һөнәри осталык ярышларында Россиянең 86 төбәгеннән 600 дән артык кеше катнаша. Бу егетләр үз эшенең профессионаллары гына түгел, ә батырлык һәм ихтыяр көченең чын үрнәге дә! Барлык катнашучыларга уңышлар телим. Аларның һәрберсе җиңүгә лаек, һәрберсе-чын герой!"- диде катнашучыларны сәламләгәндә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
"Абилимпикс" чемпионатының ябылу тантанасы 1 июльдә Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә узды. Бу көнне без үз гомерләрен ватанга хезмәт итүгә багышлаган, илне саклаган, батырлык һәм ныклык күрсәткән барлык буын геройларын аерым хөрмәт белән искә алабыз.
Татарстан җыелма командасы составында 126 ветеран катнашты һәм призлы урыннарны яулады, шул исәптән 3 ир-ат ветеран Саба муниципаль районыннан: -Рафиков Илдус Ринат улы "Беренче медицина ярдәме күрсәтү" дә -1 урын, - Рәшитов Рифат Ренат улы (Пешекче эше) – 2 урын, Биктимиров Ленур Шаһинур улы "Вокал" да – 4 урынны алдылар.
"Абилимпикс" та катнашучылар СВО ветераннары өчен җиңә алмаслык киртәләр булмавын исбатладылар. Аларның ихтыяр көче, холкы, алга барырга омтылышы тыныч тормышта – хезмәттә һәм Ватан иминлеге өчен иҗат итүдә дә җиңәргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев